2021 елның 19 сентябрендә Лениногорск муниципаль районында Володин Александр Анатолий улы белән Муза Михаил кызы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Александр Анатолий улы-шагыйрь, композитор һәм башкаручы, ә Муза Михаил кызы – мәгариф буенча педагог-оештыручы.
«Мәрҗән» туй-ул 35 ел дәвамында ике якның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Юбилярлар мәхәббәт һәм татулыкта яшәп дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр һәм үсеп килүче буынга үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар. Бу көнне алар туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр кабул итте. Традиция буенча алар Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактаулы китабына үз имзаларын куйдылар.
Һәр туган көн аларга шатлык алып килсен, якын туганнары үзләренең уңышлары белән куандырып торсын.