Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән чираттагы очрашуын үткәрде

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән чираттагы очрашуын үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуда җирле пенсия фонды белгечләре, табиб акушер-гинеколог катнашты.

ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова бала туганнан соң кайчан, кайдан һәм нинди документлар нигезендә туу турында таныклык алуын сөйләде, сорауларга җавап бирде. Булачак әниләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Җирле пенсия фонды белгече һәм юристы ана капиталы, СНИЛС документы, төрле социаль түләүләр турында яңалыкларны җентекләп аңлаттылар. 

Шулай ук үз өлкәләрендәге яңалыклар, киңәшләр белән табиб акушер-гинеколог Миләүшә Разиновна чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International