15 нче сентябрь көнне Казан кремлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләренә кадер-хөрмәт күрсәтүгә багышланган тантаналы кабул итү чарасы узды. Бәйрәмдә республикабызның шәһәр-районнарыннан барлыгы 46 гаилә катнашты.
Әлеге чарага күпбалалы үрнәк, республика һәм район үсешенә сизелерлек өлеш керткән тырыш-булдыклы гаиләләр чакырыла. Бу күркәм традиция башлангычын 2014 нче елда ук алды.
Мамадыш муниципаль районы исемннән Гришкино авылында гомер итүче Баймурзиннар гаиләсе барды. Лидия Ивановна һәм Вадим Леонидовичның гаиләләренә ике дистә ел сизелмичә дә үтеп киткән. Мари телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү, таныту өлкәсендәге актив ээшчәнлекләренә дә шул кадәр вакыт үткән.Лидия Ивановна Зур Шыя авылы мәктәбе директоры булып хезмәт куя. Аның кулы астында балалар туган телләрендә белем ала, җыр һәм бию ансамбльләре эшли, бай фондлы музей елдан ел тулылана бара. Баймурзиннар гаиләсе күп санлы мактаулар белән бүләкләнгән.
Баймурзиннар гаиләсе бу тантананың гаилә тарихлары өчен зур вакыйга булуын ассызыклады. Бу көн –20 ел бергә матур-тату гаилә булып торуыбызның нәтиҗәсе, ди алар.