Әлмәт шәһәрендә 5 һәм 6 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

2021 елның 21 сентябрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга  Шарифуллин Алмаз Фәиз улы һәм Айсылу Альфред кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйга  Әминә  һәм Ясминә, исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырдылар. Чын күңелдән балалар  тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез. Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International