Лениногорск муниципаль районында ике пар игезәк балалар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2021 елның 14 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу бик сирәк бәхет - ул табигать бүләге һәм ата-аналарга гына түгел. Миронов Игорь Александр улы белән Елена Николай гаиләсендә-Марья һәм Дарья, ә Ризванов Марат Әсгать улы һәм Лилия Камил кызы гаиләсендә-Риналь һәм Амилия исемле сабыйлар дөньяга килгән.

Сабыйларны көткәндә үк ата-ана бик күп исемнәрне карыйлар һәм аңлы рәвештә балага тагын бер исем белән бергә уңыш та, бәхетле тормыш та бирергә телиләр. Балаларның әти-әниләре сабыйларына менә дигән исемнәр биргән. Язмыш бу горур һәм мактаулы исемне – «игезәкләрнең әти-әниләре» исемен бүләк итүенә без бик шат. Бу гаиләгә ныклы сәламәтлек һәм озак көтелгән сабыйларга бәхетле киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International