Баулы районыннан Хәлиуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдылар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Татар Кандызы авылыннан Илшат һәм Раушания Хәлиуллиннар да бар иде.

Хәлиуллиннар гаиләсен Баулы районында күпләр белә. Алар зур педагогик династиясен дәвам итәләр.

Илшат һәм Раушания Хәлиуллиннар - район үсешенә зур өлеш керткән, һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән, ике бала тәрбияләгән үрнәк пар.

Илшат Шамил улы-энергияле, үз эшен яхшы белгән кеше, директор һәм югары категорияле укытучы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Ул- педагогик коллективының җитәкчелек итүче һәм юнәлеш бирүче көче, яратучы ир һәм игътибарлы әти. Аның янәшәсендә һәрвакыт терәк һәм таянычы – тормыш юлдашы Раушания Насыйбулла кызы. Ул югары категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы, уку эшләре буенча директор урынбасары.

Хәлиуллиннар ике акыллы, тырыш бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Илнур А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын тәмамлаганнан соң инженер булып эшли. Кызлары Миләүшә әти-әнисе юлыннан киткән. Хәзерге вакытта Казан федераль университетының бишенче курсында, чит телләр факультетында укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International