2021 елның 14 сентябрендә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә 2021 ел башыннан бирле туган 4нче пар игезәк балалар теркәлде. Нагорновлар – Максим Александрович һәм Юлия Андреевна гаиләсендә ике кыз – Александра һәм София дөньяга килде.
Сабыйлар 12 сентябрьдә бер минут аерма белән дөньяга килде. Ир белән хатынның улы Гордей һәм кызлары Алисә бар инде. Әлеге гаҗәеп балалар тугач, гаилә күп балалы гаилә статусына ия булды.
Беренче документларны – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнине тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котладылар, истәлекле метрикалар бүләк иттеләр, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.