Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дип исемләнгән дәрес узды.

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

20 нче сентябрь көнне ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» буенча ТР Түбән Кама муниципаль районы 7 нче урта мәктәбенең 6 «А» сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды.

 Марина Борис кызы балалар белән ГХАТ органнары барлыкка килү тарихы белән уртаклашты һәм аның аббревиатурасын аңлатты. Әңгәмә барышында гражданлык хәле актларын теркәүнең җиде төре һәм һәр кешенең тормышында документларның мөһимлеге турында сөйләде, шулай ук балаларны СССР чорындагы иң киң таралган исемнәр һәм Совет әти-әниләренең бай фантазиясе белән таныштырды.

 Ул чорда туган балаларга гадәти булмаган исем-аббревиатуралар уйлап тапканнар. Вилен (а) — кыскача Владимир Ильич Ленин; Даздраперма –  «Да здравствует Первое мая!» дигән сүз тезмәдән алынган; Кукуруз – «Кукуруза - царица полей».

 Дәрес кызыклы, интерактив формада узды. Шуңа күрә балалар вакытның ничек тиз үтеп киткәнен сизми дә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International