Никахлашу алдында дулкынлану хисе күпләргә таныш. Истәлекле дата якынлашкан саен, билгесезлектән дулкынлану арта бара. Җаваплар көткән сораулар барлыкка килә.
Барлык курку һәм шикләр таралсын өчен, ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны шимбә көнне 13:00 сәгатьтә уза торган өй алды консультацияләренә чакыра. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, булачак ир белән хатын дәресләргә уңай кәеф белән киләләр һәм инструктажны игътибар белән тыңлыйлар. Шулай ук фикер алышу барышында парлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирәләр, аларга җентекле җаваплар алалар.