Түбән Кама муниципаль районыннан Вәлиуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән кабул итү мәҗлесендә катнашты.

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

2021 елның 15 сентябрендә, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган кабул итү мәҗлесе узачак.

         Тантаналы кабул итүгә республиканың һәр муниципаль районыннан барлыгы 46 гаилә чакырылган. Түбән Кама шәһәрен Рәшит Рәфыйк улы һәм Любовь Александр кызы Вәлиуллиннар гаиләсе тәкъдим итәчәк. Алар инде 44 ел бергә яшиләр. Бергә гомер иткән еллар эчендә ике лаеклы бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. 

         Вәлиуллиннар – химикларның хезмәт династиясе, этилен заводын эшләтеп җибәрү ветераннары, һөнәргә һәм эшкә тугрылык үрнәге. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы 300 ел.

         Рәшит Рәфыйк улы һәм Любовь Александровна «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында җиңүчеләр булдылар һәм Россия иҗтимагый бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

         Вәлиуллиннар гаиләсендә гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм арттыруга, кешенең хезмәткә хөрмәтенә, өлкән буынны хөрмәт итүгә, туган якка, аның тарихына һәм мәдәниятенә зур игътибар бирелә.

         Рәшит Рәфыйк улы һәм Любовь Александровна – күп гаиләләргә үрнәк булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International