Мәхәббәт ул... уртак киләчәкне бергәләп сайлау! Шушы слоганны 18 нче сентябрьдә язылышкан Сәхәбетдиновлар гаиләсе үзенә нигез итеп алды.
“Без төп сайлавыбызны башкардык –үзебезнең тормыш иптәшебезне сайладык, бүгеннән безнең киләчәк уртак”, - диделәр Диләрә белән Рөстәм.
Үз сүзләрен раслап яшьләр ГХАТ бүлегеннән соң туп туры сайлау бүлегенә юнәлделәр. Туй гражданлык вазыйфаcын үтәмәскә сәбәп түгел, без илебез киләчәген дә бергә сайларга тиеш, туй көнендә мондый мөһим вакыйгага вакыт табу – безнең бурычыбыз, - дип уратаклашты Сәхәбәтдиновлар.
Сайлауда Рөстәм белән Диләрә яңа статус – законлы ир һәм хатын буларак катнаштылар. Саулай комиссиясе җитәкчесе Зөлфәт Хөснетдинов һәм ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова яшьләрне шатлыклы көннәре белән тәбрикләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.