Белем көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дип исемләнгән беренче дәрес узды. Күп еллар дәвамында ГХАТ Идарәсе һәм мәгариф идарәсе әлеге проектны бергәләп тормышка ашыралар. Түбән Кама укучыларын гаилә һәм никах нигезләренә өйрәтү методикасы практикада нәтиҗәле эшли һәм Татарстан Республикасында яхшы таныш.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен бу дәресләр «Гаилә кыйммәтләре» төшенчәсенә уңай караш формалаштыру максатыннан үткәрелә.
Безнең никахлашу Сараенда традиция буенча 2 нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен беренче дәресне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина үткәрде.