Мамадыш районы ГХАТ бүлеге территориясе иң матур һәм каралган территория исемен яулады

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Ел саен яздан башлап сары көзгәчә ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Бу матурлык бүлек хезмәткәрләре тырышлыгы белән башкарыла. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр инде күптәннән Язылышу сараеның визиткасына әйләнде. Проект рәсеме кыш көне үк сайланып куела, ел саен ул яңа төрле була һәм билгеле бер темага багышлана.

Ел саен ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең хезмәте якын-тирә территорияне матурлау буенча конкурс комиссиясе тарафыннан югары бәяләнә. Әлбәттә, беренчел максат – чисталык, матурлык һәм тәртипне  иң элек ишек төбеннән башлау. Әмма, башкарылган хезмәт өчен бәя алу – зур сөенеч. 2021 нчы ел нәтиҗәләре буенча бүлеккә беренче урын бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International