Лениногорск муниципаль районында Республика көне

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

2021 елның 30 августында Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм узды. Тантаналы өлеш бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Алар арасында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале дә бар иде. Медальгә Мамедов Рамиз Мостафа улы һәм Илхама Җәмил кызы гаиләсе лаеклы булды.

Бу гүзәл гаиләгә озын гомер һәм ныклы сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International