Мамадышта 2021 нче елның яшьләр парады узды

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

“Мамадыш – бәхетле гаиләләр шәһәре!” лозунг астында барды ул. Яңа язылышкан парлар парады ел саен район Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан үткәрелә, шәһәр кунакларының һәм мамадышлыларның иң көтеп алынган һәм яраткан чараларының берсе булып тора.

Парадта катнашучылар быел мамадышлыларның бәхетле гаилә серләрен ачтылар һәм ул серне вакцина рәвешендә саклап, уртаклашырга карар кылдылар. Җитди лаборатория белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова җитәкләде.

Шәһәрнең юбилее уңаеннан “ММД-240” дип исемләнгән вакцинаның нигезен 3 элемент тәшкил итте. Беренче элементны (мәхәббәт) яшь пар Гарифулиннар барлыкка китерде. Икенчесен булдыру (тәҗрибә, гореф-гадәт, буыннар дәвамы) энҗе парлар Сәләхетдиновлар гаиләсенә тапшырылды. Өченчесен булдыру йөге (хөкүмәт ярдәме) – район Башлыгы Анатолий Иванов җилкәсенә төште. Нәкъ шушы өч кушымча – бәхетле гаилә булдыру өчен кирәкле булган нигезләр.

Чараның мәртәбәле кунаклары буш кул белән китмәде. Кияү-кәләшләр һшм оештыручылар исеменнән аларга бәйрәм торты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International