Тирә-юньдәгеләрнең игътибарын үзенә карата каршылыклы, энергияле, аңсыздан җәлеп итә торган – август аенда туган балаларны әнә шулай кыскача тасвирлап була. Август аенда туган балалар оптимизм белән аерылып тора, өстәвенә, алар иң начар хәлләрдә дә уңай якларын таба ала. Мондый үзенчәлекләр аркасында аларга дуслар-кешеләр тартыла һәм август сабыйлары аралашудан мәхрүм түгел. Август аенда Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан иң күп туу теркәлде: 11 кыз һәм 8 малай беренче документын – туу турында таныклык алдылар.