21 август көнендә Тәлгать әфәнде һәм Фәридә ханым Гомәровларның рубин туйлары. Тәлгать Кавиевич белән Фәридә Габдрахмановна 40 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер итәләр. Юбилярларны район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы, район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәрип кызы, “Восточный” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Сафин Ринат Гаднан улы котладылар. Шушы күркәм вакыйга белән Гомәровлар гаиләсен ихластан котлыйбыз һәм алдагы көннәре бары тик шатлыкта, саулыкта, якыннарының күңел җылысын тоеп озак гомер итүләрен телибез!