Борын-борыннан 13 саны кешеләрдә курку тудыра. Кайбер илләрдә 13 санына туры килгән фатир һәм катлардан качалар, кайбер авиакомпания самолетларында шул ук номер астында урын табылмый. Аеруча 13 санына туры килгән җомга көне кешеләрне бигрәк тә куркыта.
Әмма Бөгелмә шәһәренең яшь парлары, төрле куркыныч ышануларга карамастан, нәкъ менә бу көнне, үзләренең никахлашу көне итеп сайладылар. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре яшь парларны бу күркәм вакыйга – яңа гаилә барлыкка килү белән котладылар һәм аларның гаиләләренең ныклы, мәхәббәт һәм хөрмәт белән тулы булуын теләделәр.