Арча шәһәрендә яшәүче Демьяновлар гаиләсен рубин туйлары белән өйләренә барып тәбрикләделәр

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Юрий Михайлович һәм Нина Степановна 55 ел дәверендә бер-берсенә терәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп тормыш итәләр. Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М. һәм район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р. Ш. юбилярларны бәйрәм белән котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау хатын һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.

Мәхәббәт һәм тугрылык. Юбилярлар өчен әлеге төшенчәләр гаилә тормышларында ышанычлы терәк булдылар һәм булып калалар да. Демьяновлар гаиләсе тормыш юлын башлап җибергән хәзерге яшьләргә үрнәк булып торалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International