2021 елның 7 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 29 бала: 15 малай, 14 кыз туу теркәлде. Аларның 4 гаиләдә беренче бала, 13 сабый – икенче, тагын 5 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килә, ә 7 бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә.
Әти-әниләр яңа туган балаларын матур исемнәр белән атадылар: Илдан, Айлан, Зөләйха, Имиль, Дарина, Ярослав. Иң яшь әнинең яше-19 яшь, иң өлкән әнигә – 44 яшь, иң яшь әти – 21 яшь, өлкән әти – 40 яшь.
Без барлык гаиләләрне бәхетле вакыйга белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, тынычлык һәм игелек телибез!