Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Һәр парның үз мәхәббәт тарихы, үз тормыш тәҗрибәсе бар. Гаилә-тормышта төп байлык, ул бердәм организм, анда бергә яшәргә, бергә эшләргә, балаларны тәрбияләү һәм көнкүрешнең авыр мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә кирәк. Гаиләдә барысы да уртак була: шатлык та, авырлыклар да, ата-аналар да, дуслар да. Гаилә тормышы юбилярлары яшь буын өчен лаеклы үрнәк булып торалар.

Күркәм традиция буенча юбилярларның һәркайсына Казан Мэры исеменнән котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Һәр гаилә пары өчен ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Гаилә тормышы юбилярларына ныклы сәламәтлек, иминлек, гаиләләргә тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International