Әлмәт шәһәрендә 700 яшь парның туй көне

2021 елның 21 августы, шимбә

2021 елның  21 августа  Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 700 пар үзенең гаилә берлеген теркәде. ГХАТ Идарәсе белгечләре Фатхутдин Салават Илшат улын һәм Хасанова Алсинә Рустам кызын никахлашу көне белән котладылар.

Бүгенге никах көне сезне якын кешеләр итеп берләштерде. Сезне берләштерүче җеп, нык булсын һәм беркайчан да өзелмәсен. Сезнең йортыгыз кояш нурлары һәм җылылык белән тулсын, беркайчан да аны мәхәббәт һәм бәхет ташламасын, анда күңелле балалар көлүе яңгырасын. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International