Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә “Матур дата”

2021 елның 21 августы, шимбә

Календарьда 21.08.21, димәк, ГХАТ Идарәсендә «Матур дата» дигән сүз.

         Туй датасын сайлау – гашыйклар өчен катлаулы бурыч, чөнки күпләр сайлаган көн гаилә иминлегенә йогынты ясаячак, дип ышана. Гадәттәгечә, матур даталарга сорау зур. Бүген безнең никахлашу Сараенда үз мөнәсәбәтләрен теркәгән 21 пар да саннарның бәхетле гаилә тормышына яшерен йогынты ясавы турында фикер барлыгын раслый.

         Хөрмәтле яшь парлар! Сезне бу шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйга – туй көне белән котлыйбыз! Тормышыгыз бәхетле, матур даталарга карамастан, шушы онытылмас көнгә охшасын иде. Барысы да сез теләгәнчә булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International