Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама перинаталь үзәгендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәделәр.

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

2021 елның 17 августында Түбән Кама перинаталь үзәгендә Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы елында Түбән Камада теркәлгән 2000 нче баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.

 Юбилей сабый Резник Сергей һәм Анжеликада туа. Әти-әниләр кызын Вероника дип, матур исем белән атадылар, аларның гаиләсендә өлкән уллары Михаил бар инде.

 Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре әти-әниләрне кызлары туу белән котладылар, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын, истәлекле китап һәм кызларының беренче документын – туу турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International