Балачакта ничек хәтерлисезме? Кояшның йомшак иртә нурларыннан уяну, салкын сөт салу, ак икмәк кабартмасын өзү һәм аңа хуш исле, татлы бал агызудан да яхшырак нәрсә юк.
Шулай итеп, без бүген Никахлашу сараенда җәйнең җитлегүенең кабатланмас исенә төштек. Чөнки нәкъ менә шул көнне бал бәйрәме – Медовый спас уза.
14 августта 19 пар үз йөрәкләрен бербөтен итеп берләштерергә карар кылдылар. Гашыйклар өчен ГХАТ идарәсе белгечләре «Татлы тормыш» дигән бәйрәм акциясе әзерләделәр. ГХАТ фойесы бал кортлары һәм бал кәрәзләре белән бизәлгән иде. Ә яшь парларның тормышы чыннан да баллы булсын өчен яшьләр бүләккә банкадан тәмле бал алдылар.
Яңа өйләнешкән барлык парларны тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм һәр теләкнең тормышка ашуын телибез.