Никах теркәү тантанасы кияү һәм кәләш туйларының иң мөһим өлеше булып тора. Нәкъ менә шул мизгелдә ирле-хатынлы бер-берсенә “Әйе!” дип эндәшә. Шулай ук дулкынлану әлеге тылсымлы мизгелдән ләззәт алырга комачауламасын иде.
Шуңа күрә Түбән Кама никахлашу сараенда һәр шимбә көнне булачак яшь парлар белән махсус очрашулар уза. ГХАТ идарәсе белгечләре тантанага кагылышлы киңәшләрен җиткерәләр.
Булачак яшь парлар Баймухаметов Ранис һәм Цыбина Лилия 2021 елның 14 августында «Татлы тормыш» дип аталган бәйрәм акциясендә катнаштылар. Ранис һәм Лилия ГХАТ идарәсе коллективыннан бүләк итеп кечкенә банка бал һәм изге теләкләр кабул иттеләр.
Гашыйк парлар! Туй көнендә бер-береңә таяныгыз, чөнки бу сезнең көн! Хәтта нәрсә дә булса сезнең сценарий буенча бармаса да, яхшы кәеф һәм мәхәббәт таратагыз.