Түбән Каманың 55 еллыгына әзерлек ГХАТ идарәсе коллективына Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең легендар ветераннары белән тагын бер матур аралашу мөмкинлеге бирде.
Түбән Кама халкы 32 елдан артык ГХАТ идарәсен җитәкләгән Франия Касыйм кызы Котдусованы яхшы белә һәм аның җитәкчелегендә белгечләр бик югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Моны ГХАТ социалистик ярышта җиңүче буларак алган күчмә Кызыл Байрак раслый.
25 ел бу Байрак Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә үзгәрешсез калды, чөнки бу вакыт эчендә коллектив, безнең тармакта алдынгы позицияләрне нык тотып, беренче урыннарны яулады. Социалистик ярышлар чоры тәмамланды, ә байрак бездә калды. Бу ядкарьне кадерләп саклыйбыз һәм аның турында горурланып сөйлибез.