Питрәч районы ГХАТ бүлегендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләренә карата җаваплы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Алга» район газетасы редакциясе белән берлектә «Без юбилей туйларын билгеләп үттек» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрде. «Без юбилей туйларын билгеләп үттек» конкурсында Питрәч районының гаилә парлары катнашты.

4 нче август көнне ГХАТ бүлегендә фотоконкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Алар-Борис Иванович һәм Лариса Васильевна Ивановлар гаиләсе, алар агымдагы елның 20 июлендә энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Николай Васильевич һәм Светлана Петровна Морозовлар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп үттеләр, ә Мөхәммәтҗановлар гаиләсе быел 10 ел бергә тормыш итүләрен билгеләп үттеләр. Өч гаилә дә хезмәт сөючәнлеге, ярдәмчел, намуслы булуы белән аерылып тора. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International