Лениногорск муниципаль районында «алтын» юбилей

2021 елның 6 августы, җомга

2021 елның 6 нчы августында Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Илдар Басыйр улы һәм Зимфира Зәкәрия кызы Юльметовларны «Алтын» туйлары белән котлау тантанасы узды.

Нәкъ 50 ел элек, 1971 елда 6 августында Юльметов ТАССР Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Үсеп килүче буынга - оныкларына бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар. Бу истәлекле көндә Илдар Басыйр улы һәм Зимфира Зәкәрия кызы Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының почет кенәгәсенә үз имзаларын куйдылар, китапка аларның исемнәре кертелде. ГХАТ бүлеге белгече юбилярларга язылышу турында юбилей таныклыгын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм якты мизгелләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International