Агымдагы елның июль аенда Бөгелмә ГХАТ бүлегендә туу турында 60 акт төзелде, шул исәптән бер игезәк пар теркәлде. Июль аенда 36 малай һәм 24 кыз туган, шул исәптән 2021 елның 7 аенда ГХАТ бүлегендә туу турында 463 акт теркәлгән, шул исәптән 253 малай һәм 210 кыз туган.
Июль аенда беренче бала 16 гаиләдә, икенче бала 22 гаиләдә дөньяга килгән. Сабый тууы белән күп балалы гаилә статусын беренче тапкыр 16 гаилә алды, ә дүртенче һәм аннан соңгы сабыйлар Бөгелмәнең 6 гаиләсендә дөньяга килде. Иң зур гәүдә авырлыгы белән туган сабый - 4560г авырлыкта, иң кечкенәсе - 2330г авырлыкта булды.
Яңа туган балаларның ата-аналары исем сайлауга бик җаваплы карыйлар. Июль аенда әти-әниләр сайлаган иң популяр исемнәр – Радмир, Матвей, Виктория, ә иң сирәкләре – Даниэль, Нурлан, Аурелия, Мөслимә.
Иң яшь әтинең яше - 20, иң олысына - 57 яшь. Иң яшь әнигә - 19, ә иң олысына - 41 яшь.
Июль аенда ГХАТ бүлегендә 67 никах теркәү турында акт төзелде. Агымдагы елның 7 аенда язылышу турында 269 акт төзелгән. Иң яшь кияүгә - 21, иң яшь каләшкә - 17 яшь. Ә иң олы кияүгә - 60, ә иң яшь каләшкә - 64 яшь тулган.