Әлмәт муниципаль районында 600 нче парны теркәү

2021 елның 31 июле, шимбә

2021 нче елның 31 нче июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 600 нче парның никахы теркәлде. Никахны теркәү-гаилә тормышына аяк баскан яшь парлар өчен тантаналы һәм истәлекле мизгел. Айдар Хәлил улы һәм Ксения Валентин кызы Арслановлар өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды: алар Әлмәт муниципаль районында 2021 елның 600 нче пары булдылар. Ел башыннан Әлмәт шәһәрендә 602 никах теркәлде. ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне аларның тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International