Зәй муниципаль районында юбиляр парларны котладылар

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2021 нче елның 6 июль көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Камалюковлар гаиләсен брилиант туй белән котладылар. 60 ел бергә гомер кичерүче Минзекрем Садртдинович һәм Валентина Дмитриевна күркәм гаилә. Алар яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International