Чараның тантаналы ачылышы барлык балалар һәм ата - аналар адресына котлау сүзләре белән башланып китте, шуннан соң 2020 елның 1 июнендә туган сабыйларны әти-әниләре белән бергә бәйрәмнең төп сәхнәсенә чакырдылар һәм фанфаралар аһәңе астында зур аюлар бүләк иттеләр. Бер яшьлек сабыйларны хөрмәтләү Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә балаларны яклау көненең күркәм традициясенә әверелде.