3 июнь көнне «Казан» Гаилә үзәгендә Матвеевларның «алтын» юбилейлары узды

2021 елның 4 июне, җомга

Татьяна Алексеевна Казан кызы. Геннадий Иванович Чистай районының Болдырь авылыннан.

Юбилярларның танышу тарихы искиткеч. Геннадийны иптәш кызы белән таныштырырга теләгәндә, Татьяна егетне үзенең язмышы булыр дип уйламагандыр. Тыйнак, тырыш Геннадий яшь чибәркәйнең йөрәген яулап ала.

Нәкъ 50 ел элек, 71 елның 3 июнендә искиткеч вакыйга булда - Геннадий Иванович белән Татьяна Алексеевнаның никахлары законлы рәвештә теркәлә.

Геннадий Иванович Казан физика-математика педагогия институтын тәмамлаган, ЭВМ заводында хезмәт юлын башлаган, «Алгоритм» предприятиесендә программист, аннары химия комбинатында инженер булып эшләгән. Мактау грамоталары, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Татьяна Алексеевна Алабуга педагогия институтын тәмамлаган, тәрбияче, аннары район мәгариф бүлегендә мөдир булып эшләгән, Идел буе һәм Вахитов районнары Администрацияләрендә опека һәм попечительлек буенча белгеч вазифасыннан хезмәт юлын дәвам иткән. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Татарстан Республикасының 40 еллыгы истәлегенә» медальләре белән, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Юбилярлар икесе дә хезмәт ветераннары.

Матвеевлар буш вакытларында бакчачылык белән шөгыльләнәләр, шифаханәләргә йөриләр. Геннадий Иванович гөмбә җыярга һәм балык тотарга ярата. Юбилярлар шулай ук актив сәяхәтне өстен күрә, диңгезгә сәяхәт итәләр.

Юбилярлар беренче очрашуны, никахлашу тантанасын шатланып искә алдылар. Тантанада Казан мэры Илсур Метшин исеменнән юбилярларга котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. Тантаналы шартларда «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International