Туйга кадәр санаулы атна калды: ресторан сайлап алынды, чакырулар җибәрелде, балдаклар сатып алынды. Барысы да әйбәт бара кебек .Әмма булачак яшь парларны кинәт сораулар җәфалый башлый: « Паспорт онытылса?» , «Тантанада күпме кунак катнаша ала?» , «ЗАГСка алданрак килгән очракта нишләргә » , «Соңга калсан ни була?».
2021 елның 17 апрелендә традицион туй алды консультациясендә, тантаналар бүлеге белгечләре туй көнне килеп чыгарга мөмкин булган барлык нечкәлекләр һәм аларны чишү юллары турында да җентекләп сөйләделәр.