16 апрельдә, Владимир Ильич Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы «бриллиант» һәм «алтын» туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары өчен үз ишекләрен ачты

2021 елның 17 апреле, шимбә

Бәйрәм залында 12 пар юбилярлар, шулай ук аларның туганнары, якыннары, дуслары – тантана сәбәпчеләре белән шатлыклы мизгелләрне уртаклашырга килгән кешеләр җыелды.

Бу көнне искиткеч гаилә парларына бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Казан шәһәре Думасы депутаты, Владимир Ильич Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы директоры Зөһрә Нигъмәтуллина юбилярларга ихлас ихтирам сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бәхетле юбилярларны Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина котлады. Алар гаилә парларына юбилей даталарын алга таба да билгеләп үтүләрен теләделәр һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән аларга котлау хатлары, акчалата бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Юбилярлар озын гомер юлы узган, ул һәрвакыт җиңел дә булмаган. Тантана барышында алар вакыт аша сыналган озын гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар.

Чараны мәдәни-ял итү комплексы артистларының концерт номерлары бизәде. Соңыннан тантанада катнашучылар истәлеккә гомуми фото ясадылар.

Бәйрәм искиткеч якты һәм матур булды. Бу онытылмаслык вакыйга турында бары тик күңелле хатирәләр генә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International