19 февраль көнне «Казан» гаилә үзәгендә 67 нче номерлы хәрби-патриотик мәктәбе укучылары өчен гаилә тәрбиясе буенча дәрес узды

2021 елның 19 феврале, җомга

«Казан» гаилә үзәгенең чаралар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Николаева Ольга укучыларга ГХАТ органнарының нинди эш алып барулары, бурычлары, аларның эшенең әһәмияте турында сөйләде. Мәктәп яшендә үк гаиләгә дөрес мөнәсәбәт булдыру, әхлакый һәм гаилә кыйммәтләренә ия булу бик мөһим. Киләчәктә яшьләргә бу белемнәр үзләренең шәхси гаиләләрен коруда ярдәм итәчәк. Укучылар әңгәмәдә, интерактив уенда актив катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан антитеррор белгече балаларга шартлаткыч матдәләр турында сөйләде. Ул шулай ук җәмәгать урыннарында билгесез һәм шикле предметларны ачыклаганда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International