Россия гражданины буллу - һәркем өчен зур дәрәҗә генә түгел, ә зур җаваплылык та. Без илебез тарихын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә, аның законнарын белергә һәм үтәргә тиеш.
2021 елның 18 февраль көнне 12 малай Россия Федерациясе гражданины статусын раслады һәм үзенең беренче паспортларын алды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан егетләрне тормышларында мөһим көн белән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Иван кызы Махотина, «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Александр улы Каченов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны Евгения Александр кызы Давыдова котладылар.
"Ант" әйтү һәм паспортлар тапшыру алдыннан яшь гражданнар хәрби тематикага кечкенә генә викторинада катнаштылар һәм барлык сорауларга да бик тиз җавап бирделәр.
Без укучыларның тирән белемнәренә сокландык һәм аларга Ватаныбызның лаеклы сакчылары булуларын телибез!