Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә түгәрәк өстәл утырышы узды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

         17 февральдә Никахлашу сараенда «Түбән Кама муниципаль районында гаилә институтын ныгыту» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булып узды, анда ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Ивановна Махотина, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Фәрхәд Шәфигулла улы Сафиуллин һәм шәһәрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.

         Утырыш барышында Бэлла Ивановна ГХАТ Идарәсенең гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучылар гарәп һәм латин телләрендә төзелгән актлар язмаларын күрделәр.

         Соңгы вакытта яшь парларның үз милләтләрен күрсәтмәү тенденциясе күзәтелә. Катнашучылар хәзер балаларның туган телләрендә сөйләшмәүләренә, рус теленә өстенлек бирүләренә борчылдылар. Моңа аңлатма табылды - гаиләдә әти-әниләр туган телдә сөйләшми.

         Утырышта шулай ук Түбән Кама химия-технология институтының беренче курс студенты Никита Беспаловтан «Бергә без бердәм» төбәкара конкурсы призеры милләтара гаиләләр чагылышы белән халыклар дуслыгы темасына видеоролик тәкъдим ителде.

         Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе буларак, ГХАТ Идарәсе һәм МАУ «Халыклар Дуслыгы Йорты» базасында республикабызның төрле халыклары традицияләренә багышланган уртак чаралар уздыру, шул исәптән исем кушу, туй, ярәшү һәм башкалар турында фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International