"Кеше ничек кенә яшәсә дә, аңа барыбер гаилә кирәк. Гаиләне акча да, карьера да, дуслар да алыштыра алмый. Гаилә - пазл элементы кебек: җитешмәгән кисәкне табасың һәм тормыш картинасы килеп чыга» - Эльчин Сафарли (хәзерге язучы, журналист).
Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда ТР НМР "33 нче УБМ" мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" темасына "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" электив курсы буенча чираттагы дәрес узды.
33 нче мәктәпнең педагог-психологы Айгөл Наил кызы Молчанова әңгәмә барышында гаилә терминын аңлатты һәм балаларның игътибарын гаиләнең һәм гаилә кыйммәтләренең үзара тыгыз бәйләнгән булуына юнәлтте. Нәкъ менә алар ярдәмендә ир белән хатын бер-берсе арасында рухи бердәмлекне саклап кала алалар.
Дәрес ахырында укучылар ике төркемгә бүленделәр һәм синквейн язу процессында идеаль ир, хатын һәм гаилә образларын төзеделәр.