«Җаваплы ата-ана булу» муниципаль проекты кысаларында булачак әниләр белән «Сонатал» имин бала тудыруга әзерлек мәктәбендә чираттагы очрашу булды.
Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Илдус кызы Закирова баланың тууын дәүләт теркәвенә алу тәртибе турында сөйләде һәм туган сорауларга җавап бирде.
Барыннан да бигрәк хатын-кызларны туу турында таныклыкны кайда алырга мөмкин дигән сорау кызыксындыра. Гөлназ Илдус кызы бала туу ата-аналарның яшәү урыны буенча да, баланың туган урыны буенча да теркәлергә мөмкин, дип аңлатты.
Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәгендә ГХАТ Идарәсе белгече өчен эш урыны оештырылган, һәм баланың беренче документын бала тудыру йортыннан алырга мөмкин.