Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен ZOOM кушымтасында чираттагы онлайн-консультация үткәрделәр

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

         Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә шимбә көннәре, кагыйдә буларак, иң күңеллеләре. Алар кияү һәм кәләшләрнең, кунакларның һәм безнең Никахлашу сараенда уздырыла торган чараларның төрлелеге белән аерылып торалар.

         Булачак яшь парлар өчен атна саен үткәрелә торган туй алды консультациясе генә үзгәрешсез кала.

         30 гыйнварда конференциядә ZOOM кушымтасында 14 кеше катнашты. ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парларга никах теркәү тәртибе буенча консультация бирделәр һәм, әлбәттә, булачак ир белән хатыннарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International