Патриотик эш айлыгы кысаларындаТүбән Кама муниципаль районының Никахлашу сараенда «Гаилә белеме» электив курсының «Гаилә – патриотизм нигезе» темасы буенча дәрес узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

         Түбән Камада герой-патриотик эш айлыгы башланды. Айлык  кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу сарае «ДОСААФ» автомәктәбенең курсантлары, шулай ук 2 нче гимназиянең өлкән сыйныф укучыларын төп залда кабул итте. Автоклассларда В категориясенә йөрү буенча белеем алучы укучылар «Гаилә - патриотизм нигезе»  темасы буенча «Гаилә белеме» электив курсы дәресендә катнашты.

         Педагог-гаилә белгече Бутякова Гүзәл Анатолий кызы балалар белән патриотизм  призмасы аша гаиләгә багышланган квиз-уен үткәрде.

         Биремнәр катлаулы гына түгел, ә кызыклы да, җәмгыятьтә гаиләнең роле турында уйланырга мәҗбүр итүче иде. Ватанга мәхәббәт гаиләгә булган мәхәббәттән башлана – бу постулатны бүгенге дәреснең төп фикере дип атарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International