Күп кенә кияү һәм кәләшләр бәхетенә кәбисә елы узды. 2021 елда мөнәсәбәтләрен теркәргә теләгән парлар саны сизелерлек артты.
Гыйнварның өченче атнасы гына булса да, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 63 никах теркәлде.
Түбән Каманың 55 еллыгында 55-нче юбилей пары булган яшь пар, әлбәттә, аеруча игътибарга лаек.
Алар - Никита һәм Ангелина Ежовлар. Икесе дә безнең шәһәрдә туып - үскән. Кияү - «Түбән Кама нефтехим»да, ә кәләш «Темма» чәчтарашханәсендә эшли.
Мәхәббәт һәм гаилә иминлеге теләп, белгечләр яшь парга ГХАТ Идарәсенең юбилей сертификатын тапшырдылар.
Язылышу турында акт язуы теркәлгән саннарның матур кушылмасы яшь парның бәхетле гаилә тормышына шатлык китерсен!