Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу атнада беренче игезәк балалар тууы теркәлде. Никольский Артемий Евгений улы белән Анастасия Александр кызы гаиләсендә икеләтә бәхет! Берьюлы ике малай – Лев һәм Владислав уллары туган. Ике тапкыр мәшәкатьле, әмма бәхет тә икеләтә арта! Бу чын могҗиза. Әлеге зур гаилә өчен тыныч күк йөзендә кояш балкысын, малайлар әти-әниләрен, якыннарын сөендереп кенә торсын.