Шуны да искә төшерергә кирәк, без хәзер 21 гасырда яшибез!
Матур дата 2021 елның 21 гыйнвары яңа өйләнешүчеләр тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында җәдвәл ачылганнан соң берничә көн эчендә броньланган. Булачак ир белән хатын мондый даталарны еш сайлый, чөнки алар матур даталар үзләре бәхетле, дип ышана. Һәм, бәлки, бу көнне туйларын уйнаучыларга уңыш китерергә сәләтледер.
Казан шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә гаилә берлеген матур түгәрәк датага төзергә теләгән парлар өчен өстәмә рәвештә якшәмбе көннәрендә язылышу өчен расписание ачылды: 04.04.2021, 06.06.21, 08.08.2021. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук ЗАГС бүлегенә яки КФҮгә шәхсән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.
Ә 2021 елның 21 гыйнварында никахлашкан һәр парга ГХАТ хезмәткәрләре озын, матур һәм бәхетле гаилә тормышы телиләр!