Яңа ел алдыннан «Казан» гаилә үзәгендә Хаяровлар гаиләсенең «Алтын» юбилее узды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбатладылар. Шундый озын, тату гомер кичергән бәхетле гаилә һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята.

Хәяровлар 1970 елның 29 декабрендә никахларын теркиләр. Юбилярлар Димитровград шәһәрендәге Автоагрегат заводында хезмәт куялар, Бәшир Усман улы II бүлек начальнигы, Ә Гөлшат Фуат кызы сәламәтлек пункты мөдире булып эшли. Эш дәверендә икесе дә Мактау грамоталары, «Коммунистик хезмәт ударнигы» һәм «Хезмәт Ветераны» исемнәре белән бүләкләнәләр. Ике ул тәрбияләп үстерәләр, биш оныклары бар.

Юбилярлар беренче очрашуны, никахлашу тантанасын шатланып искә алдылар. Тантанада юбилярларга котлау хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International