Юбилярларны хөрмәтләү безнең шәһәрдә матур традициягә әйләнде

2020 елның 18 декабре, җомга

Россия ГХАТ органнары хезмәткәрләре көнендә «Казан» гаилә үзәге бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үткән 6 гаилә парлары өчен үз ишекләрен ачты. Бәхетле гаилә парлары өчен кабат Мендельсон маршы яңгырады. Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды. Чараны юбилярларның оныклары-Софья Зайцева башкаруындагы музыкаль номер бизәде. Барлык катнашучылар өчен дә татар телендә «Алтын туй» җыры яңгырады.

Бәйрәм якты һәм матур булды. Юбилярларның балалары һәм оныклары котлауларга кушылды. Соңыннан тантанада катнашучылар истәлеккә гомуми фото ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International