Лениногорск муниципаль районында "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 августында Лениногорск муниципаль районында «Лениногорск шәһәре төзелүнең 65 еллыгына» багышланган зур бәйрәм булды. Бу көнне 31 ел бергә гомер иткән Нигъмәтьянов Альберт Радек улы һәм Флюра Мәхмүт кызы «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзәм улы Хөсәенов, Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова катнашты. Алар Нигматьяновлар гаиләсен бәйрәм белән котладылар, озын гомер теләп истәлекле медаль тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International