Мөслим районында Фарраховлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Ташлыяр авылыннан Кәшбетдин абый һәм Люция апа Фарраховлар гаиләсе тәкъдим ителде.

8 июль көнне, Мөслим муниципаль районының Ташлыяр авылында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары М.Р.Бадретдинова тапшырды. Аларны тәбрикләргә биш баласы, оныклары, оныкчыклары, туганнары һәм авылдашлары килгән иде. 60 ел гаилә стажына ия булган – Кәшбетдин абый һәм Люция апа Фарраховлар күпләр өчен тиңләшергә лаек кешеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International